Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда һәлакәткә очраган самолет пилотының очарга рөхсәте булмаган
Фаҗигадә очучы үзе һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды
(Казан, 9 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда һәлакәткә очраган самолетны очучы ремонтлау өчен аэродромга алып килгән булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
«Ул самолетның шассиларын төзәтергә тиеш булган, шуңа күрә очып китү полосасында самолетта йөргән. Ниндидер сәбәп аркасында ул рөхсәтсез очып киткән һәм берничә чакрымнан соң һәлакәткә очраган», — диде Захаров.
Алдарак «Татар-информ» Әлмәт районында Кәләй авылы янында җиңел моторлы самолетның һәлакәткә очравын язган иде. Фаҗигадә очучы һәм пассажир хатын-кыз һәлак булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз