news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда һәлакәт күп булган торак пунктларда ясалма яктырту урнаштырылган

Юл хезмәткәрләре кышка әзерләнә.

(Казан, 22 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда юл-транспорт һәлакәте күп булган торак пунктларда ясалма яктырту урнаштырылган. Агымдагы елда мондый эшләр 34 торак пунктта башкарылган. Бу хакта Министрлар Кабинетында кичә узган брифингта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин хәбәр итте.

Татарстанда федераль һәм төбәк билгеләнешендәге автомобиль юлларын кыш көнендә карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар да тулысынча әзерләнгән. Аерым алганда, 387 мең тонна тозлы ком катнашмасы һәм 12 мең тонна тоз бар, дип җиткерде министр.

Аның сүзләренчә, “Буран” планы эшләнгән, аның буенча меңнән артык берәмлек махсуслаштырылган техниканы өстәмә җәлеп итәргә мөмкин булачак. Төбәк һәм федераль автомобиль юлларында алышынып торган һава шартларын бик тиз хәбәр итеп торучы метеостанцияләр эшли.

Сүз уңаеннан, Татарстанда федераль билгеләнештәге автомобиль юлларының озынлыгы мең чакрымнан артык, төбәкнеке – 13,5 мең чакрым, җирле билгеләнештәге юл озынлыгы – 23,7 мең чакрым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100