news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда лагерьларны ремонтлауга ел саен бюджеттан 100 миллион сум акча бирелә

Ел саен республикада 12-14 лагерь төзекләндерелә.

(Казан, 4 август, «Татар-информ», Юлия Косолапкина). Татарстан бюджетыннан ел саен балаларның сәламәтләндерү лагерьларын төзекләндерү өчен 100 миллион сум акча бүленә. Әлеге эшләр махсус программа буенча 2014 елдан алып барыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат очрашуында ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар белгече Рөстәм Юсупов искәртте.
 
“Лагерьларны төзекләндерү программасын булдыруга үз вакытында яшьләр эшләре министры булып эшләгәндә Марат Бариев күп көч куйган иде. Программа 2014 елда кабул ителде. Хәзер ел саен лагерьларны төзекләндерүгә 100 миллион сум акча бирелә”, - дип белдерде Рөстәм Юсупов.
 
РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты, Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев сүзләренчә, әлегә авыл лагерьларын җиһазландыру дәрәҗәсе, зур шәһәрләрдәгегә караганда берникадәр артта кала. Шуңа да карамастан, Татарстанда балаларның ялын оештыру өлкәсендә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, проблемалар азрак, кайбер төбәкләр республика тәҗрибәсен өйрәнә.
 
Лагерьларның барысын да бердәм стандартка җавап бирерлек дәрәҗәгә китерүгә килгәндә, депутат моның өчен таләп ителгән төгәл сумманы атамады. “Бөтен эшләрне, таләпләрне дә берьюлы башкарып чыгып булмый, эзлекле эш алып барырга кирәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100