news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Лада» машинасы юл билгесенә бәрелгән һәм әйләнеп капланган

Төрле тән җәрәхәтләре алган пассажирны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Татарстанда «Лада» машинасы юл билгесенә бәрелгән һәм әйләнеп капланган
Очевидцы

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Актаныш районында «Лада» автомобиле юл билгесенә бәрелгән һәм юл читенә төшеп, әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Бүген иртәнге җиделәрдә Пучы авылы янындагы автозаправка тирәсендә «Лада Веста» автомобиле юл билгесенә килеп бәрелгән, шуннан соң юл читенә төшеп, әйләнеп капланган», - дип хәбәр итте алар.

Нәтиҗәдә, машинаның пассажиры зыян күргән. Төрле тән җәрәхәтләре алган хатын-кызны Чаллы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатканнар.

Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot