news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Лада Гранта» фура астына кергән: ике кеше үлгән, берәү зыян күргән

Үсмер ир бала хастаханәгә озатылган

  (Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Биектау районында булган юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә һәлакәт килеп чыгу сәбәпләрен ачыкларга туры киләчәк.

ТР буенча ЭЭМ ның ЮХИДИ идарәсе пропаганда бүлеге белдергәнчә, һәлакәт кичә 17.10 сәгатьтә Мәсәкү-Уфа автоюлының 811 нче километрында булган. Якынча мәгълүматларга караганда, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче 61 яшьлек ир-ат куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм борылу өчен туктаган "Volvo" йөк автомобиленә килеп бәрелгән.

Җиңел машина йөртүчесе һәм 50 яшьлек пассажир алган тән җәрәхәтләреннән шунда ук үлгән, 14 яшьлек пассажир хастаханәгә озатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot