Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Лада» автомобиле трассада йөк машинасы белән бәрелешкән, зыян күрүчеләр бар
Бүген иртән М7 трассасының Югары Осланга таба 787нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. 18 яшьлек «Лада Гранта» йөртүчесе 65 яшьлек ир-ат идарә иткән йөк машинасы белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесен һәм пассажирын ашыгыч ярдәм машинасы белән оператив рәвештә хастаханәгә китергәннәр.
Йөк машинасы йөртүчесе сөйләгәнчә, «Лада» автомобиле башта сул як полосадан барган, аннары кинәт уңга таба күчә башлаган. Автомобиль уң ягы белән юл кырыена кергән, шуннан соң җиңел машина кинәт йөк машинасына килеп бәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз