news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Лада» автомобиле йөк машинасына бәрелгән, йөртүчесе һәм пассажиры үлгән

Бүген Кузай-Нурлат трассасының 400нче километрында 12нче модельле «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры үлгән.

Авариянең барлык шартларын ачыклау өчен фаҗига урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов килгән. Тикшерү оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot