news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда үлүчеләр саны кимегән

Сәламәтлек саклау министры сүзләренә караганда, соңгы елларда эшкә яраклы затларның үлүе азайды.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). Татарстанда 11 ай эчендә үлүчеләр саны 0,9 процентка кимеде. Бу хакта ашыгыч ярдәм коллегия утырышында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сөйләде.

"Кан әйләнеше системасы авыруларыннан бер процентка, 2,1% - яман шештән, 7,3% – дисбактериоздан үлүчеләр саны кимегән", – дип аңлатты министр.

Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда эшкә яраклы затларның үлүе азайды.

Инфаркттан 13,1 процентка, юл-транспорт һәлакәтләрендә 4,5 процентка үлүчеләр саны арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot