news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кызына һәм игезәк улларына 2,3 млн сум бурычлы ир-атны тоткарлаганнар

Ул бер елдан артык өенә кайтмаган, аны ата-анасын күрергә килгәч тотып алганнар.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Павел Климчак). Суд карары буенча ир-ат кеременең яртысын игезәк улларына һәм кызына түләргә тиеш булган. Әмма ул акча күчермәгән һәм балаларга берничек тә ярдәм итмәгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Рәсми мәгълүмат буенча, ир-атның хисап счетында акчасы, шулай ук милке булмаган. Суд приставлары аңа илдән читкә чыгарга, шулай ук автомобиль белән идарә итүне тыйганнар, әмма бу аны алимент түләргә мәҗбүр итмәгән.

Аннары ир-ат качып йөри башлаган, аны эзләүгә биргәннәр. Ул бер елдан артык өенә кайтмаган, аны ата-анасын күрергә килгәч тотып алганнар.

Алимент түләмәгән өчен аңа беркетмә төзегәннәр. Ир-атның алимент буенча бурычы ике миллион сумнан арткан. Суд ир-атны ун тәүлеккә кулга алган. Әгәр шуннан соң да алимент түли башламаса, аны җинаять җаваплылыгы көтә.

Россия Суд приставы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе республикада «Суд приставлары — балаларга» акциясе узуын искәртә. Акция кысаларында приставлар бухалтерияләрне тикшерә, бурычлыларны эзли һәм аларның милкенә арест сала.

Моннан тыш, 2 июльдә алимент түләтү мәсьәләләре буенча республикада онлайн-кабул итү уздырыла.  Язылу өчен 8(843)514-92-18, 8(843)514-92-20, 8(843)514-92-21 номерларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100