Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кызамык белән авыру очраклары саны узган елга караганда 2,5 тапкырга арткан
Узган ел белән чагыштырганда Татарстанда кызамык белән авыру очраклары саны 2,5 тапкырга арткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган 2024 елның июлендә санитар-эпидемиологик вәзгыять турындагы матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Республикада кызамык белән бәйле вәзгыять элеккечә киеренке, авыру очраклары теркәлүе дәвам итә. Бүгенге көндә 217 кызамык белән авыру очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 тапкырга күбрәк. Әмма авыру очраклары теркәлүнең иң югары ноктасы бездә гыйнвар аеннан март аена кадәр булды, һәм барлык очракларның 82 проценты нәкъ менә шушы чорда теркәлде. Вакцинация ясатырга кирәклеген искәртәбез», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз