news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыз баланы байбак дип аткан аучыны хөкем итәләр

Тау башында селфи төшкәндә 15 яшьлек кыз баланы атып киткән ир-атның җәнлек аулауга рөхсәте булмаган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тикшерү комитеты 57 яшьлек Дамир Газизовка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Дамир Газизов саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә гаепләнә. Ул кыз баланы байбак дип белеп, аңа ике тапкыр аткан, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр фаразында, 2016 елның 22 августында Дамир Газизов республиканың Ютазы районы Урал бистәсе янындагы тау итәгендә «Вепрь-308» карабины белән байбакларга ау оештырган. Бу вакытта тау башында 15 яшьлек кыз коңгырт төскә буяган чәчләрен туздырып, селфи ясау белән мәшгуль булган. Газизов аны байбак дип уйлап, 200 метрдан ике тапкыр аткан. Тимәде дип уйлап, машинасына утырып авылга кайтып киткән.

Яралы кызны шул авыл кешесе юлда күреп, машинасына утыртып фельдшерга алып барган. Шунда аңа беренче медицина ярдәме күрсәтелгән: яшүсмернең җилкәсе һәм калак сөяге зарарланган.

Тикшерү башлангач, аучы бу фаҗигага катышын раслаган. Җинаять эше судка җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100