news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыз бала буада батып үлгән, аның апасын коткарып кала алганнар

Кичә кич Татарстанның Аксубай районы Иске Илдерәк авылы янында фаҗигале хәл булган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, биш кеше, алар арасында балалар да булган, авыл буасына су коенырга киткән. Балалар кабартылган матраста йөзгәндә, ул әйләнеп капланган. Кыз балалар судан үзләре чыга алмаган. 17 яшьлек кызны олылар коткара алган. Аның 14 яшьлек сеңелесе батып үлгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, буада «Су коену тыела» дигән аншлаг урнаштырылган һәм бу сулык коену өчен җиһазландырылган урын булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100