news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыяр кабат кыйммәтләнде, помидор арзанайды

Татарстанда кыяр кабат кыйммәтләнде, помидор арзанайды
Фото: © "Татар-информ"

5-12 февраль чорында Татарстанда тагын кайбер яшелчәләрнең бәяләре артты. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматларында белдерелә.

Аерым алганда, яңа өзеп алынган кыяр, элеккеге трендын дәвам итеп, 8 сум 99 тиенгә (яки 3,72 процентка) - 240,83 сумнан 249,82 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта яңа өзеп алынган помидор тагын арзанайды - килограммы 4 сум 69 тиенгә (яки 1,95 процентка), 235,26 сумнан 230,57 сумга кадәр төште.

Моннан тыш, борщ җыелмасы яшелчәләренең бер өлеше кыйммәтләнде. Кәбестә 1 сум 3 тиенгә (яки 3,18 процентка), килограммы өчен 32,70 сумнан 33,73 сумга кадәр, ә кызыл чөгендер 74 тиенгә (6,04 процентка), 35,74 сумнан 36,48 сумга кадәр арткан. Үз чиратында суган шул ук 35,74 сумнан 36,17 сумга кадәр - 43 тиенгә (яки 1,19 процентка) арткан.

Шул ук вакытта бәрәңге 10 тиенгә (яки 0,36 процентка), килограммы 25,98 сумнан 25,88 сумга кадәр арзанайды, ә кишер бәясе 11 тиенгә (0,30 процентка), килограммы 36,65 сумнан 36,54 сумга төште.

Башка продуктлар арасында пешкән һәм ярымысланган колбаса сизелерлек кыйммәтләнде – 2,36 процентка һәм 1,25 процентка (421,65 сумнан 430,80 сумга кадәр һәм 567,96 сумнан 575,18 сумга кадәр).

Карабодай ярмасының бәясе дә сизелерлек төште, 1,66 процентка (килограммы 60,36 сумнан 59,33 сумга кадәр) арзанайды. Шулай ук йомырканың дистәсе 0,98 процентка (126,08 сумнан 124,81 сумга кадәр) һәм һәм тавык итенең бәясе (тавык ботыннан кала) 0,52 процентка (198,64 сумнан 197,63 сумга кадәр) төшкән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100