news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыяр, йомырка һәм каймак кыйммәтләнде

Татарстанда кыяр, йомырка һәм каймак кыйммәтләнде

Татарстанда бер атнада, 18-24 ноябрьдә, яшелчәләрнең бер өлеше кинәт кыйммәтләнде. Кыярның бер килограммы бәясе 11 процентка — 154,54 сумга кадәр артты. Татарстанстат мәгълүматларыннан билгеле булганча, бу узган атнага караганда 15 сумга күбрәк.

Моннан тыш, бәрәңге 9,75 процентка — бер килограммы өчен 40,47 сумга кадәр кыйммәтләнде. Помидор бәясе 8,89 процентка — бер килограммы өчен 180,98 сумга кадәр артты. Башлы суган 7,93 процентка — 40,75 сумга кадәр, ак күчәнле кәбестә 5,75 процентка — 34,58 сумга кадәр кыйммәтләнде.

Башка категорияләрдәге продуктларның да бәясе артты. Мисал өчен, тоз 1,04 процентка, тавык йомыркасы 1,43 процентка, каймак 2,43 процентка, майлылыгы 2,5-3,2 процент булган пастеризацияләнгән һәм стерильләштерелгән сөт 2,77 һәм 1,68 процентка кыйммәтләнде.

Шул ук вакытта азык-төлек продуктларының бер өлеше, киресенчә, арзанайды. Мәсәлән, пешерелгән колбаса бәясе 1,61 процентка, балалар туклануы өчен җиләк-җимеш консервалары бәясе 1,85 процентка кимеде. Алма, кишер, карабодай ярмасы, бодай оны, балалар туклануы өчен ит консервалары, ярым ысланган колбаса һәм башкаларның бәясе 1 процент чикләрендә үзгәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100