Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда кыяр һәм помидор бәясе кинәт артты, консервалар арзанайды
Узган атнада, 14-21 ноябрьдә, Татарстанда «борщ җыелмасы»на керә торган яшелчәләр кыйммәтләнгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
Кыяр бәясе кинәт кенә 10 процентка арткан, хәзер килограммы өчен 101,91 сум түләргә кирәк була. Помидор бәясе 3,5 процентка арткан һәм килограммы 112,81 сумга җиткән. Алманың бәясе 3 процентка арткан һәм 83,03 сум булган.
Кәбестә 2 процентка кыйммәтләнгән һәм килограммы өчен 17,94 сум түләргә кирәк. Бәрәңге (килограммы 24,86 сум), банан (86,23 сум) һәм ярымысланган колбаса (513,15 сум) бәясе дә сизелерлек арткан.
Шул ук вакытта узган атнада балалар өчен яшелчә консервалары ( 2,23 процентка, килограммы 607,35 сумга кадәр), шоколад глазурьле йомшак кәнфит (1,79 поцентка, килограммы 390,05 сумга кадәр), каймак (1,3 процентка, 210,32 сумга кадәр) һәм чөгендер (1,24 процентка, 26,13 сумга кадәр) арзанайган. Ит бәясе аз гына үзгәргән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз