news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыяр 13 процентка кыйммәтләнде, кәбестә 20 процентка диярлек арзанайды

Татарстанда кыяр 13 процентка кыйммәтләнде, кәбестә 20 процентка диярлек арзанайды

Бер атна эчендә Татарстанда кыяр 13 процентка кыйммәтләнгән. Әгәр 28 августта аның бәясе 76,52 сум тәшкил итсә, 4 сентябрьгә ул 87,11 сумга кадәр арта. Бу хакта Татарстанстат мәгълүматлары дәлилли.

Башка продуктларның бәяләре бик нык үзгәрмәгән. Мәсәлән, банан 5,69 процентка артып, 102,59 сумнан 108,52 сум, алмалар 5,69 процентка артып, 102,59 сумнан 108,52 сум булган. Калган арткан позицияләр 3 проценттан да кимрәк.

Шул ук вакытта кәбестәнең килограммы 35,44 сумнан 28,47 сумга кадәр төшеп, 19,38 процентка диярлек арзанайган. Суган 11,91 процентка кимегән, ул 35,44 сумнан 28,47 сумга калган. Бәрәңгенең бәясе 10 процентка диярлек кимеп, 27,33 сум булган.

Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда быелгы беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе була.

news_right_1
news_right_2
news_bot