news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кюветка төшеп киткән җиңел машинадагы яшүсмер һәлак булган

Татарстандагы трассада юл-транспорт һәлакәтендә яшүсмер пассажир һәлак булган.

ТР прокуратурасында хәбәр итүләренчә, 16 сентябрь төнендә Тымытык – Урсай трассасында Hyundai Elantra машинасының 36 яшьлек йөртүчесе зур тизлек белән барган һәм кюветка очып төшкән. Машинада йөртүче белән бергә 13 яшьлек яшүсмер дә булган. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган һәм алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән.

Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү процессын прокуратура контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot