Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кышның соңгы көнендә кар һәм буран көтелә
Бүген, 28 февральдә, Татарстанда төньяк-көнбатыш циклоны йогынтысы нәтиҗәсендә болытлы, карлы һәм шактый җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төбәктә болытлы һава торышы була. Республикада кар һәм җепшек кар фаразлана. Кайбер районнарда бозлавык барлыкка килә һәм иртән төнлә төшкән томан саклана. Көндезге сәгатьләрдә урыны белән буран (Казанда – җиңелчә) чыга.
Көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил исәчәк. Ул тәүлекнең якты вакытында кайбер урыннарда (ТР башкаласыннан кала) секундына 13 метрга кадәр көчәячәк. Юлларда бозлавык һәм кар боткасыбарлыкка киләчәк. Урыны белән шулай ук кар өемнәре дә булырга мөмкин.
Төнге -5..-10 градуслардан соң көндезге сәгатьләрдә Татарстанда һава 0..-5 градуска кадәр (Казанда – 0..-2 градуска кадәр) җылыначак.
Элегрәк «Татар-информ» республикада календарь кыш азагында һәм календарь яз башында җылытачак һәм янәдән бураннар башланачак, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз