news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иртәгә Татарстанда томан һәм 19 градуска кадәр салкын көтелә

Иртәгә, кышның беренче көнендә, Татарстан территориясендә уртача салкын һава торышы сакланачак, температура фоны үзгәрешсез кала. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кар яву көтелә (Казанда явым-төшем ихтималы аз). Төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлана.

Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә төбәктә кайбер урыннарда, әмма Казанда түгел, янә томан төшәчәк. Синоптиклар юлларда бозлавык сакланачагы турында кисәтә.

Төнлә Татарстанда һава температурасы -9..-14 градус була, аязганда -19 градуска кадәр (Казанда -9..-11, аязган вакытта -14 градус) булачак. Көндез -6..-11 градус тирәсе (башкалада -6.. -8) булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100