news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кышның беренче ае нормадан 4 градуска җылырак булды

Татарстанда кышның беренче ае аномаль җылы булды: уртача температура климат нормасыннан якынча 4 градуска югарырак булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеоүзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Гомумән алганда, ай нормадан җылырак булды, моңа беренче һәм икенче ункөнлекләрнең аномаль җылы булуы сәбәпче. Декабрьдә уртача температура -5...-7 градус тирәсендә булды. Республика өчен норма - 9 градус», – дип сөйләде ул.

ТР Гидрометеоүзәге җитәкчесе мондый һава торышының актив циклон йогынтысы белән бәйле булуын аңлатты.

«Республика территориясенә Атлантика һәм Төньяк Атлантика циклоннары килеп керде. Без чиратлап җылы да, салкын да секторларга эләктек», – дип билгеләп үтте Гоголь.

Шул ук вакытта айның өченче ункөнлеге, алдагы икесеннән аермалы буларак, нормадан салкынрак булды. Бу арктик һава килеп керүе белән аңлатыла. Суынуның иң югары ноктасы 24 декабрьгә туры килде: ул көнне төбәк буенча уртача температура -22...-25 градуска кадәр төште, ә кайбер метеостанцияләрдә -30 градустан да салкын күрсәтте.

«Иң салкын көн 24 декабрь булды. Бу республикабызга салкын арктик һава керүе белән бәйле иде, шуңа күрә температура фоны шулкадәр кискен түбәнәйде», – диде Феликс Гоголь.

Явым-төшемгә килгәндә, аның сүзләренчә, декабрь аенда Татарстан буенча җитди аномалияләр күзәтелмәде. Кар һәм җепшек кар, гомумән алганда, норма кысаларында яуды, кайбер урыннарда гына аз гына тайпылышлар булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot