news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыскартылган эш атнасы башланды

Татарстан халкының кыскартылган эш атнасы башланды: Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү уңаеннан, бу атнада 4, 5, 6 ноябрь – җомга, шимбә һәм якшәмбе ял көннәре булачак. Бу хакта республиканың Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе, 3 ноябрьдә, бәйрәм алды уңаеннан кыска эш көне булачак, дип өстәделәр министрлыкта.

Искәртеп узабыз, узган атнада Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елга эш көннәре календарен чыгарды. Анда язылганча, Татарстанда яшәүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә сигез көн рәттән ял итәчәк. Гомумән алганда, ике ял көнле биш көнлек эш атнасында эшли торган көннәр саны 244 булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100