news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген төнлә һәм иртәгә, 9 июньдә, көндез Татарстанда төньяк-көнбатыштан көчле җил көтелә, аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә +8..+13 градус, көндез +17..+22 градус җылылык фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot