news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +30 градуска кадәр эссе булачак

Бүген, 22 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Көндез һәм кичен кайбер районнарда яшен һәм боз явуы ихтимал.

Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 4-9 метр, яшен вакытында 15-20 метр, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Көндез һава температурасы +25...+30 градуска кадәр җылы була.

news_right_1
news_right_2
news_bot