Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр һәм +29 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген, 6 июньдә, Татарстанда циклон йогынтысында җылы һәм тотрыксыз һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән, Казанны да кертеп, кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз яварга да мөмкин.
Көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә искән җил көндез кайвакыт урыны белән – 14 метрга, ә яшен вакытында шул исәптән Татарстан башкаласында да 15-20 метрга кадәр көчәячәк.
Җылы төннән соң (+13..+18 градус), тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +24..+29 градуска (Казанда +26..+28 градуска) кадәр күтәрелә.
Моңа кадәр синоптиклар республикада июнь башы нормадан 3 градуска җылы булачагы хакында хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз