(Казан, 20 октябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә Татарстан территориясендә кыска вакытлы яңгыр һәм юеш кар көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, көндез һава температурасы 2-7 градуска кадәр җылыначак. Шулай ук төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.