news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыска эш атнасы башланды

Татарстанда кыска эш атнасы башланды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда кыска эш атнасы башланды. Бу Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле.

Биш көнлектә эшләүче татарстанлылар нибары өч көн – 9 июньнән 11 июньгә кадәр эшләячәк. Пәнҗешәмбе, 12 июнь, ял көне булачак. Җомга көнне, 13 июньдә, 8 марттан өстәмә ял көне күчерелү сәбәпле, татарстанлылар ял итәчәк.

Бу атнаның соңгы эш көне – 11 июнь – эш көне бер сәгатькә кыскара. Димәк, бу атнада татарстанлылар 23 сәгать эшләячәк. Бу, биш көнлектәге 40 сәгатьлек эш белән чагыштырганда, ике тапкырга диярлек кимрәк.

Әгәр дә бәйрәм көне, 12 июнь, хезмәткәрнең ялына туры килә икән, бу көн турыдан-туры ял исәбенә керми, димәк, отпуск үзе бер көнгә озайтыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot