news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кышкы суыклар аркасында мәктәпләрдә каникуллар озынайтылмады

Бүгеннән республика мәктәпләрендә укулар башланды.

(Казан, 9 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан “Татар-информ”га.

“Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала”, – дип аңлаттылар министрлыкта.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр түбәндәге очракта кичектерелергә мөмкин: шәһәрдә 1-4 сыйныфлар һава торышы –25 градус булганда, авылларда –23 градус булганда укырга килми; 5-9 сыйныфлар шәһәрдә –27 градус булганда, авылда –25 градус булганда, ә 10-11 сыйныфлар шәһәрдә –32 градус булганда, авылда –30 градус булганда мәктәпкә бармаска хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100