news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыш башыннан янгыннарда 38 кеше һәлак булган

Республикада, декабрьдән башлап, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 га кимрәк янгын чыккан.

Татарстанда кыш башыннан янгыннарда 38 кеше һәлак булган
Султан Исхаков

(Казан, 7 февраль, “Татар-информ”, Регина Шәфиева). Татарстанда кыш башланганнан бирле 442 янгын чыккан. Аларда 38 кешенең гомере өзелгән, 46 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин җиткерде.

Мәгълүматлар узган елгы кышка караганда 16 янгынга кимрәк булуын, әмма өч кеше күбрәк үлгәнлеген күрсәтә.

Максим Трущин сүзләренчә, янгыннарны булдырмас өчен, һәр торак бинада янгын турында автономияле хәбәр җиткергечләр куярга кирәк.

“2001 елга кадәр төзелгән йортлар автономияле янгын хәбәре җиткергечләр белән тәэмин ителергә тиеш. Андый таләп өченче каттан башлап һәм аннан югары каттагылар өчен мәҗбүри. Торак йортларда яшәүчеләр моңа әһәмият бирмиләр һәм интерьерны боза дип, куймыйлар, куелганнарын да алып аталар”, - дип сөйләде Максим Трущин.

2016 һәм 2017 елларда чыкан җиде янгында шушындый янгын хәбәрен җиткергечләр аркасында 18 кешенең, шул исәптән 9 баланың гомере саклап калынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot