news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда Кыш» сайтына 950дән артык чара турында мәгълүмат урнаштырылган

«Татарстанда Кыш» сайтына 950дән артык чара турында мәгълүмат урнаштырылган
Фото: ТР шәһәрләрен үстерү институты тәкъдим итте

ТР шәһәрләрен үстерү институты карамагындагы «Татарстанда Кыш» проекты һәм «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны республикада мәдәни-ял итү программасының үзәк элементларына әверелде. Zima.tatar платформасына төбәктә ачык һавада оештырыла торган 950дән артык чара урнаштырылган. Проект башланганнан бирле сайтка 258 меңнән артык кулланучы кергән, дип хәбәр итә ТР шәһәрләрен үстерү институтының матбугат хезмәте.

«Аудиториягә анализ проектның республикадан читкә чыгуын ачык күрсәтә – платформага илнең 74 төбәгеннән актив керүчеләр бар. Татарстаннан (31 процент) соң иң зур кызыксынуны Башкортстан Республикасы (10,5 процент), Самара өлкәсе (5,3 процент), Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе (5,2 процент), Удмуртия Республикасы (4 процент) һәм Ульяновск өлкәсе (3 процент) халкы күрсәтте», – дип билгеләп үтте ТР шәһәрләрне үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

«Татарстанда Кыш» проектының иң популяр вакыйгалары арасында – «Әкият» курчак театры янында Яңа ел чыршысы һәм «Бияләй» ярминкәсе ачылышы булган, анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов та килде.

Кышкы сезон дәвам итә, барлыгы 1500дән артык чара планлаштырылган, шул исәптән 162се – «Күрше» фестивале кысаларында. Тулы афишаны «Татарстанда Кыш» – zima.tatar сайтында карап була, анда районны сайларга һәм булачак вакыйгалар турында белергә мөмкин. Проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә һәм «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды кураторлыгында гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot