news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кыш бик җылы булырга мөмкин

Татарстанда кыш бик җылы булырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Якынча фаразлар буенча, Татарстанда алдагы кыш гадәттәгедән җылырак булырга мөмкин. Бу хәзерге вакытта океанның аномаль рәвештә җылынуы белән бәйле һәм әгәр дә көтелгән җылы һава агымнары килсә, ул шул исәптән республикада да чагылыш табачак, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев.

Әгәр океанның җылыну нормасы 0,5 градустан да югарырак күтәрелсә, бу инде аномаль процесс. Башка төрле вазгыять тә күзәтелә – нормадан кире якка тайпылу температураның төшүенә китерә.

«Быел без җылы һава агымнары килүен көтәбез, ул шул исәптән безнең территориягә дә йогынты ясаячак», – диде Әүһәдиев «Татарстан 24» телеканалына биргән интервьюсында.

Шул рәвешле, Татарстанда кыш җылы булырга мөмкин, чөнки бу һава торышына йогынты ясый торган факторларның берсе, дип өстәде ул. Әмма алдагы кышның нинди булачагын октябрьдә генә төгәл фаразларга мөмкин, дип искәртте Әүһәдиев.

Ул шулай ук Татарстанда куркыныч табигый күренешләр саны артачагы хакында хәбәр итте һәм моны климатның үзгәрүе белән аңлатты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100