Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда Кырым күперен саклау өчен яңа корабны суга төшерделәр
Яшел Үзәндәге заводта Росгвардия өчен яңа корабны суга төшерделәр. Якын көннәрдә буксир Россиянең стратегик яктан мөһим объектын – Кырым күперен сакларга юл тотачак.
Тантана бүген Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводында узды. Биредә предприятиенең дистәләгән хезмәткәре, аның вәкилләре җыелды, шулай ук Росгвардиянең Диңгез идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Сергей Снигерев та килгән иде.
«Мин әлеге корабны төзегән кешеләрне сәламләвемә шатмын. Әлеге буксир Керчькә юл тотачак, анда дәүләт куйган бурычны үтәячәк. Заманның катлаулы булуына да карамастан, судноны үз вакытында тапшыручыларга рәхмәтләремне җиткерәм», - дип мөрәҗәгать итте Сергей Снигерев тантанада катнашучыларга.
Росгвардиядән Neo12 проекты базасында судно төзүгә заказ ике ел элек килгән. Сүз уңаеннан, бу – Яшел Үзәндә төзелгән икенче буксир. Быелның июнь аенда тагын бер кораб Кырым күперен сакларга юл тоткан иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз