news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады

Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр,

Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 19 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырларны эшкәртүне мониторинглау сервисы эшли башлады. Бу хакта киңәшмә барышында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков, район авыл хуҗалыгы идарәләре, инвесторлар вәкилләре һәм башка җаваплы затлар катнашты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмә барышында республика районнарында сиптергечләр мониторингы буенча вәзгыятькә анализ ясалды

Исегезгә төшерәбез, сиптергечләрне мониторинглау сервисы уңдырышлылыкны күтәрү һәм кырларның сиптергечләр белән ничә мәртәбә эшкәртелүен контрольдә тоту өчен булдырылган. Системага тоташучы хуҗалыклар дәүләт ярдәмен югары коэффициент белән алачак.

Сервис «Агрополия» проекты кысаларында эшләтеп җибәрелде. Технология геомәгълүмат системасына бәйле, анда белгечләр кыр паспортларын алып баралар һәм нинди культура чәчелгән, ул ничек эшкәртелергә тиешлеген күрсәтәләр, шулай ук ГЛОНАСС системасына бәйле, аның буенча без кырның сиптергеч белән эшкәртелгәнме-юкмы икәнен тикшереп торачаклар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100