news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кыргызыстан кешесен аеруча зур караклык гамәле өчен хөкем итәләр

Җинаять эше Казанның Яңа Савин район судына җибәрелгән.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Казан шәһәренең Яңа Савин прокуратурасы Кыргызстаннан булган 37 яшьлек ир-атка гаепләү карарын раслаган. Ул аеруча зур караклыкта гаепләнә, дип хәбәр итә Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2016 елның июлендә ул генераль директорга үзенең «Вольво» маркалы транспорт чарасын сатып алырга тәкъдим итә. Сату-алу килешүе рәсмиләштерелгәннән соң директор аңа 2,8 миллион сум акча күчерә.

Әмма Кыргызстан кешесе акчаны алса да, транспорты башка кешегә сата. Тикшерү барышында ир-ат үз гаебен танымый.

Җинаять эше Казанның Яңа Савин район судына җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot