news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Кыргызстан парламентына депутатлар сайлау өчен өстәмә участоклар ачыла

Татарстанда Кыргызстан Жогорку Кенеш (Югары Совет) депутатларын вакытыннан алда сайлауда катнашырга теләүче Кыргызстан гражданнары өчен өстәмә ике сайлау участогы ачылачак. Сайлау быел 30 ноябрьдә узачак.

Бу хакта килешүгә Татарстан Республикасы вице-премьеры Васил Шәйхразиев һәм Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев катнашындагы эшлекле киңәшмә барышында ирешелде, дип хәбәр итә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте.

Сайлау участоклары Казанда, Кыргызстан Республикасының Генераль консуллыгында (Спартак урамы, 6 йорт) һәм Чаллыда, «Родник» халыклар дуслыгы йортында (Шамил Усманов урамы, 5 йорт) ачылачак.

Хәзерге вакытта Татарстан территориясендә 5,5 мең Кыргызстан Республикасы гражданы яши. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Татарстанның профильле министрлыкларына һәм ведомстволарына, шулай ук муниципалитетлар җитәкчеләренә Жогорку Кенешка вакытыннан алда депутатлар сайлауны оештыру эшен йөкләде.

Жогорку Кенеш (Югары Совет) – Кыргызстан Республикасының 90 депутаттан торган бер палаталы парламенты. Ул пропорциональ система буенча биш елга сайлана. Сайлау нәтиҗәләре буенча бер сәяси партия барлыгы 65 депутат кәнәфиен алырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot