news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде

Шимбәгә каршы төндә, 25 майда, урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә.

Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Владимир Васильев

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

25 һәм 26 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада -1, туфракта -3 градуска кадәр кырау көтелә.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, синоптиклар Татарстан халкын һәм республика кунакларын көчле җил һәм көннең суытуы хакында кисәткән иде.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100