Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде
Хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 сентябрьдә, Татарстанда кырау төшүе көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Метеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сишәмбе төнлә һәм иртән республика территориясендә «һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау күзәтелергә мөмкин», дип искәртә синоптиклар.
Метеорологларның мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта төбәк территориясендәге һава торышын югарыда урнашкан зур циклон билгели. Нәкъ менә аның йогынтысында төньяк-көнбатыш атмосфера агымнары Татарстанга «төньяк киңлекләрдән салкын һава» алып килә.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев Арктикадан суык һава үтеп керү аркасында бу атнада салкынча һава торышы көтелүе хакында кисәткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз