news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау төшүе көтелә

Төнлә температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк

 (Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кырау төшүе көтелә. Төнлә һәм иртән республика буенча һәм Казанда урыны белән томан, күз күреме 500 метр тәшкил итәчәк.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белдергәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төнлә температура 2 градус салкыннан 3 градуска кадәр җылы тәшкил итәчәк, көндез – 9-14 градус җылы.

19 сентябрь төнендә температура 1-6 градус җылы, урыны белән 3 градуска кадәр салкын булырга мөмкин.

Казанда шулай ук алмашынучан болытлы һава, явым-төшем фаразланмый. Төнлә 0-2 градус җылы, ә кайбер урыннарда 2 градуска кадәр салкын. Көндез 9-11 градус җылы булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100