news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кырау, җепшек кар, күз күременең начараюы һәм көчле җил көтелә

Татарстанда кырау, җепшек кар, күз күременең начараюы һәм көчле җил көтелә
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Иртәгә, 3 майда, Татарстанда һава шартлары җитди начараер дип фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән республикада, шул исәптән Казанда туфракта 0дән -2 градуска кадәр кырау көтелә. Юлның аерым өлешләрендә бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Моннан тыш, төбәк территориясендә төнлә һәм көндез җепшек кар һәм кар явачак, явым-төшем вакытында күз күреме бер-ике километрга кадәр начарая. Кайбер урыннарда бозлавык хасил булуы ихтимал.

Шул ук вакытта, төньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк: төнлә аның тизлеге секундына – 15-18, көндез 17-22 метрга кадәр җитәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100