Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда кырау төшү сәбәпле шторм кисәтүе игълан ителде
Төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 22 май, «Татар-информ»). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республика территориясендә кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан итте.
23 майга каршы төндә республикада «туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә», диелә синоптиклар хәбәрендә.
Татарстанда агымдагы атна ахырына кадәр салкынча һава торышы сакланачак. Метеорологлар фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбе көнне, 25 һәм 26 майда, һава шартлары яхшыра башлаячак. Татарстанга антициклон килү белән явым-төшемнәр акрынлап туктаячак. Бары тик 25 майга каршы төндә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз