news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган

Машина йөртүчене һәм пассажирларны тапмаганнар.

Татарстанда кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган
шаһитлар

(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Узган төндә Татарстанның Кукмара районында Сабанчы авылы янында кыр уртасында «Лада Приора» автомобиле янган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.

Ут белән көрәшүчеләр урынга килгәч, автомобиль янында машина йөртүчене дә, пассажирларны да тапмаган. Нәтиҗәдә, машина тулысынча янып беткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot