news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыр мәйданының яртысын диярлек бөртекле культуралар били

857 мең гектар мәйданда рапс, шикәр чөгендере һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән

(Казан, 4 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда билгеле мәйданның 48 процентын бөртекле культуралар били. 857 мең гектар мәйданда рапс, шикәр чөгендере һәм башка авыл хуҗалыгы культуралары чәчелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Нурлат районында аграрийлар язгы чәчү эшләрен кызу темпта алып бара, бүген анда 80 процент мәйданда эшләр төгәлләнгән. Зәй районында 63 процент мәйданга, ә Чүпрәле һәм Баулыда 62 процент мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән, Мөслимдә - 61, Минзәләдә - 59. Әгерҗе, Алабуга, Актаныш, Әтнә, Югары Ослан, Азнакай һәм ТРның башка районнары игенчеләренә чәчү темпларын тизләтергә кирәк.
Бүгенге көндә 46,2 мең гектар мәйданны шикәр чөгендере били, узган ел бу сан 6,8 мең гектар гына тәшкил итә иде. 6,4 мең гектар мәйданда рапс чәчелгән. Узган ел бу авыл хуҗалыгы культурасы 1000 гектарны биләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot