news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Кыр көненә әзерлек башланды

Чара Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә участоклары базасында узачак

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда Кыр көненә әзерлек башланды. Бу чара 29 июньдә Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыныц тәҗрибә участоклары базасында узачак. Галим аграрийлар белән очрашуга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның да килүе көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә фәнни-тикшеренү институтында белдерделәр.
Институт галимнәренеө тәҗрибә участоклары Кабан авылы янында урнашкан. Фәнни-тикшеренү институты галимнәре җәй дәвамында селекция эшләре белән шөгыльләнә, авыл хуҗалыгы культурасының яңа төрләрен чыгара, якындаы елларда алар Татарстан кырларында сыналачак. Институт галимнәре Татарстан климатына туры килә торган сортлар алырга тырыша. Алар алдына республика җитәкчелеге нәкъ шундый бурыч куя.
Моннан тыш, институт хезмәткәрләре үсемплекләр үсешен стимуллаштыручы яңа препаратларны сыный. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты составындагы “Терлекчелек” фәнни-технология үзәге белгечләре дә Кыр көнендә үз уңышларын тәкъдим итә.
Бүген Кыр көненә әзерлек барышын ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов тикшерә, ул Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәкъдим итү участокларында булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100