Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Татарстанда кыр көне”ндә фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырылды
Министр урынбасары барлыгы унбиш кооперативның грант ярдәменә дәгъва кылганын, шуларның сигезе җиңгәнен әйтте.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Лаеш районында “Татарстанда кыр көне-2018”дә башлап йөрүче фермерлар, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен конкурсларда җиңүчеләргә 128 сертификат тапшырылды. Бәйге җиңүчеләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов бүләкләде.
- “2017-2020 елларда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермалары үсеше”, “2017-2020 елларда Татарстанда башлап йөрүче фермерларга ярдәм”, “2017-2020 елларда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясе үсеше” программалары федераль үзәк белән берлектә тормышка ашырыла. Аларның һәркайсы буенча 250 шәр млн сум акча каралган.
Министр урынбасары Ришат Хәбипов “Татар-информ” хәбәрчесенә барлыгы 15 кооперативның грант ярдәменә дәгъва кылганын, шуларның сигезе җиңгәнен әйтте. Башлап йөрүче 122 фермер гариза биргән булган, 84е җиңүгә ирешкән. Гаилә фермаларына ярдәм программасы буенча 54 гариза кабул ителгән, шуларның 36сы җиңүче дип табылган.
Ришат Хәбипов бу конкурсның әһәмиятен әйтте. “Безнең грантлар авыл хуҗалыгына эре инвесторлар килү, холдинглар барлыкка килү белән бәйле, эшсез калган кешеләргә йөз тота. Заманча технологияләр аграр тармакта бар кешегә дә мәшгульлек мөмкинлеген бирми бит. Авыл җирлегендә 910 мең кеше яши, эре предприятиеләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә шуның 50 меңнән артыгы гына мәшгуль. Калганнарга без үз эше белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырабыз. Барлык кешеләрне дә канәгатьләндерер өчен, былтырга караганда ике тапкыр күбрәк акча бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Фермерларга сертификат биреп кенә калмыйбыз, аларны банк хезмәтләреннән, кредитлардан, залог фондыннан файдаланырга өйрәтергә җыенабыз. Фермерлар тулай продукт җитештерү буенча былтыр 18 процентка үсте”, - дип бедерде ул.

Аның әйтүенчә, конкурста катнашу өчен, фермерларның милкендә, йә озак вакытлы арендада җире булуы, терлек тоту өчен бинасы булуы, бөртекле культуралар чәчә икән, милкендә җир булу, КФХ исәп-хисап счетында 10 процент булса да беренчел капитал булуы зарур. Шулай ук, аларга эш урыннарын булдыру җаваплылыгы йөкләнә.
“Без ит терлекчелеге белән шөгыльләнүче фермалар өчен өстәмә рәвештә 3 мең савым сыеры, 3 меңнән артык мөгезле эре терлек алачакбыз. Быел куян, балык үрчетүчеләргә яңа төр ярдәмнәр күрсәтелде. Кошчылык та бик актив үсеш ала”, - диде Ришат Хәбипов.
Ришат Хәбипов Әтнә, Мамадыш, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат районнары актив булуын, быел Әлки дә җанлануын әйтте. Ул муниципаль районнарның җир бүлеп бирү, төзелеш материаллары белән тәэминат, документлар әзерләү, бизнес-планнар төзү буенча ярдәм күрсәтүе дә зур әһәмияткә ия булуын сөйләде.
Ул, шулай ук, документларда төгәлсезлекләрне, бизнес-планнарны төзәтеп, яңадан июль-августта заявка биреп булуын, икенче тур игълан ителүен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз