news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе Лаешта узачак

Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан селекциясенең көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культураларының чәчүлекләре һ.б. күрсәтеләчәк.

«Татарстанда кыр көне – 2018» күргәзмәсе Лаешта узачак
agro.tatarstan.ru

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). 28 — 29 июньдә Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында «РФА КазФҮ» фәнни-тикшеренү үзәгенең тәҗрибә кырларында «Татарстанда кыр көне — 2018» күргәзмәсе узачак. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмәдә Россия һәм Татарстан селекциясенең көзге һәм язгы авыл хуҗалыгы культураларының күргәзмә чәчүлекләре күрсәтеләчәк, төрле авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары, шулай ук АПК иөлкәсендә яңа технологияләр дә булачак.

«Татарстанда кыр көне — 2018» күргәзмәсе экспозициясе «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Чирәмле мәйдан» блокларыннан тора. Территориянең гомуми мәйданы 60 гектардан артык.

«Үсемлекчелек» блогында көзге һәм язгы культуралар чәчелгән җир кишәрлекләре күрсәтеләчәк. Биредә катнашучы компанияләр яңа технологияләр һәм үсемлекләрне селекцияләү ысулларын күрсәтәләр.

«АПКны инженер-техник тәэмин итү» блогында авыл хуҗалыгы техникасын, «Терлекчелек блогында» — нәселле терлекләрне күрергә мөмкин булачак.

«Чирәмле мәйдан» блогында агросәнәгать комплексының төрле юнәлешләре өчен технологияләр һәм җайланмалар белән танышу өчен мәйданчыклар оештырыла.

Форумның эшлекле программасы кысаларында Россиядә һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы хуҗалыгының үсеш перспективаларына багышланган актуаль темаларга пленар сессияләр узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot