news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле

Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнары – техника әзерлеге буенча үрнәк.

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле
Рамиль Гали

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы чкыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта “Татар-информ”га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов әйтте.

“Язгы чәчүгә техника әзерлеге буенча Югары Ослан районы иң арткы урында. Район тракторлар әзерлеге буенча 76 процентны тәшкил итә. Бигрәк тә Югары Осландагы “Кызыл Шәрык” җәмгыяте оешмалары нык калыша. Бүгенге көнгә җәмгыятьнең 30 процент техникасы гына язгы кыр эшләренә әзер”, – диде бүлек башлыгы.

Техника әзерлеге буенча лидер районнар дип, Ришат Булатов Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнарын аерып күрсәтте.

Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер дип язган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot