news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында юл инспекторлар квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы туктаткан

Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы инспекторлар туктаткан. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Әлеге хәл Спас районының Чәчәкле авылында булган. Квадроциклга утырган 4 яшьлек бала олылар күзәтүеннән башка гына урам буйлап җилдергән. Нәтиҗәдә, ул аздан гына йөк машинасы астына кермәгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре баланы әти-әнисенә тапшырган. Аның әбисе янына кунакка кайтуы ачыкланган.

Хәзерге вакытта тикшерү материаллары балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсенә тапшырылган.

«Татар-информ» агентлыгы Лениногорскида 12 яшьлек мәктәп укучысының Toyota автомобилен куып алып китүе һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруы турында элегрәк хәбәр иткән иде.

Дәүләт автоинспекциясе әти-әниләргә мототранспорт белән идарә итү күңелсез хәлләргә китерү ихтималы һәм балага шундый транспорт сатып алганда, аның тормышын куркыныч астына куюлары турында искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100