Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда «Курше» фестивале чараларында ике атна эчендә 9 меңнән артык кеше булган
Ике атна эчендә, 25 июньнән 9 июльгә кадәр, «Күрше» фестивале җиңүчеләре Татарстанның 26 муниципалитетында 59 чара оештырды, аларга 9 меңнән артык кунак килгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең барлык муниципаль берәмлекләрен видео-конференц-элемтә аша тоташтырып киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Вакыйгалар килешенгән график буенча уздырыла һәм шулай ук «Татарстанда җәй» афишасының бер өлеше булып тора, диде доклад белән чыгыш ясаучы.
Шул ук вакытта ачык һавадагы «Татарстанда җәй» чараларының бердәм цифрлы афишасын булдыру проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Хәзерге вакытка системада 4151 чара урнаштырылган.
ТР Рәисе 1 июньдә «Татарстанда җәй» республика проектының яңа сезонына старт бирде. Соңрак Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны ачык һавадагы вакыйгаларның бердәм онлайн-афишасына кертелгән чараларга барырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз