news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда «Күрше» фестивале бәйрәмнәренә 80 меңнән артык кеше килгән

Татарстанда «Күрше» фестивале кысаларында берничә ай эчендә 291 чара узган һәм аларга барлыгы 80 меңнән артык кеше килгән. Бу хакта журналистларга Бәшир Рәмиев исемендәге IТ-паркта пресс-турда Татарстан Шәһәрләрен үстерү институтының вакыйгалар программалары кураторы Данил Данилов сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

«Татарстанда җәй» проектының төп юнәлеше – яз ахырында башланып киткән «Күрше» фестивале. Ул «Безнең ишегалды» республика программасының дәвамы һәм халыкны берләштерүгә юнәлдерелгән.

«Проект кешеләрне күңел ачарга, бәйрәмнәрне күршеләр белән бергә уздырырга, якыннанрак танышырга чакыра», – дип сөйләде Данилов.

Ишегалды вакыйгаларының «Күрше» халык бәйгесе республикада беренче мәртәбә узды. Данилов сүзләренчә, ишегалларындагы вакыйгалар программасында халыктан, идарәче компанияләрдән, НКО, кече бизнестан, территориаль иҗтимагый үзидарәләрдән 65 проект булган.

Җиңүчеләр кимендә өч вакыйга уздыру өчен 500 мең сумга кадәр финанслау алган. Әмма кайбер җиңүчеләр 15 – 20 ишегалды бәйрәме уздырган.

«Гомуми приз фонды – 20 млн сум. Барлыгы 65 җиңүче, аларның күпчелеге – кешеләр, коммерцияле булмаган оешмалар. Бәйгедә катнашу өчен 585 гариза килгән. Гаризаларның 65 проценты гади кешеләрдән булды», - дип сөйләде вакыйгалар кураторы.

Чаллыда 46, Алабуга районында 29 вакыйга узган. Казанда 27, Лаеш районында 26, Түбән Камада 16, Әгерҗедә 14 ишегалды бәйрәме үткән. Әлмәт һәм Балык Бистәсе районнарында тугызар чара уздырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot