news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда “Курорт” операциясе кысаларында 8 җинаять ачылган

Ачылган җинаятьләрнең бишесе “Агачларны законсыз төстә кисү” дигән маддәгә карый

(Казан, 17 июнь, “Татар–информ”, Наталья Рыбакова). 15 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, “Курорт” оператив–кисәтү чарасын үткәрү кысаларында балалар яшьләр лагерьлары, ял базалары, шифаханәләр, пляжлар, парклар, урман–парк зонасы һәм бакча–дача җәмгыятьләре территориясендә милиция хезмәткәрләре тарафыннан 8 җинаять ачылган.
Бүген бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында узган брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Әйләнә–тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук бозуларга каршы көрәш идарәсе башлыгы Рамил Фәсахов хәбәр итте.
Ачылган җинаятьләрнең бишесе (алар урман–парк зонасында ачыкланган) “Агачларны законсыз төстә кисү” дигән маддәгә карый. “Су җәнлекләрен законсыз төстә аулау” маддәсе буенча тагын өч җинаять ял базалары тирәсендә ачыкланган. Экология милициясе хезмәткәрләре 700 дән артык административ хокук бозу очрагын ачыклаган.



news_right_1
news_right_2
news_bot