Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда күпләп сарымсак җитештерүче Алабуга хуҗалыгы уңыш җыю эшенә кереште
Шушы көннәрдә Павел Кувайцев крестьян-фермер хуҗалыгында сарымсак җыю эшләренә керештеләр. Әлеге хуҗалык — Татарстанда сарымсак җитештерүчеләрнең иң зурысы. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Бүгенге көндә биредә инде 72 гектар мәйданда уңыш җыелган. Тагын 60 гектарда сарымсак аласы бар.
«Бу якынча гектарыннан 10 тоннага якын. Эшләр тулысынча механикалаштырылган. Бер комбайн сарымсакның сабагын кисә, икенчесе аны бәйләп бара, соңыннан уңышны базага алып кайтып, тартмаларга тутырабыз һәм киптерергә калдырабыз», — дип сөйли фермер.
Киләсе елда хуҗалыкта сарымсак мәйданын 180 гектарга кадәр арттырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз